АКЫЛ ФАБРИКАСЫНА БАРАБЫЗМЫ?
12-14 ноябрьдә Милли китапханәдә "Акыл фабрикасы" белем бирү форумы узачак.
12-14 ноябрьдә Милли китапханәдә "Акыл фабрикасы" белем бирү форумы узачак. Өч көнлек программа дүрт юнәлешне колачлар, дип көтелә:
1. IT
2. Заманча мәгариф
3. Этномәдәни проектларны үстерү һәм маркетинг
4. Мәдәният & Урбанистика.
Форумның тулы программасы "Ачык университет"ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә урнаштырылган. Мисал өчен, IT юнәлешендә галим, ТР ФА гамәли семиотика институты фәнни җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, блогер, эшмәкәр Айнур Әхмәтов, КАИның үсеш һәм цифрлы трансформация буенча проректоры Айрат Хасьянов һ.б. катнашачак.
Катнашучылар өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр тыңлаячак, һөнәри остаханәләрдә белем алачак, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашачак, кейслар чишәчәк, диелә китапханә сайтында.
Форумда эшмәкәрләр, проект җитәкчеләре, блогерлар, маркетологлар, ТР Фәннәр академиясенең семиотика институты, Талантлар университеты, КАИ, Цифрлы трансформацияләр үзәге, төбәк инновацияле проектлар фонды хезмәткәрләре, шулай ук республиканың яшьләр министры һәм цифрлаштыру министры катнаша.
«Ачык университет» мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләрнең киңәйтелгән тупланмасын тәкъдим итә.
«Акыл фабрикасы»ның лекцияләр циклы 12 ноябрьдә ТР милли китапханәсендә (Пушкин урамы, 86) башланып, 14 ноябрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә (Шахиди, 7) тәмамланачак. Чаралар ике телдә уза. Форумда белем алучыларга «Ачык университет» сертификатлары тапшырылачак. Катнашу түләүсез, форумның һәр блогына алдан аерым теркәлергә кирәк. Шулай ук онлайн трансляция дә оештырылачак.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев