-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Алабугада - "Таҗи Гыйззәт елы"
Алабуга Үзәк китапханәсендә драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее һәм ТАССРның 100 еллык уңаеннан, «Гыйззәт кабызган чаткылар» дип исемләнгән чара уздырылган. Бу турыда tatar-inform.tatar хәбәр ителә.
Бәйрәмгә Казаннан мәртәбәле кунаклардан татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимуллин, Европа телләре һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры күренекле драматург оныгы Гүзәл Гыйзәтова чакырылган. Ул әтисе Казбек Таҗи улының китапларын бүләк иткән.
Таҗи Гыйззәтне Алабугада сагынып искә алалар. Аны Алабуга театрына нигез салучы дип юкка гына әйтмиләр.
"Ул 40 ка якын драма әсәре иҗат иткән. Аларның күбесе театр сәхнәләрендә куелып, тамашачының күңелендә төрле-төрле хисләр, фикерләр уяткан, язучының үзенә шөһрәт, данлыклы исем китергән. Таҗи Гыйззәт биографиясенең берничә сәхифәсе Алабуга шәһәре белән бәйле. 1925 елның сентябрендә хатыны, ике баласы белән Таҗи Гыйззәт Алабугага килеп төшә. Ул Алабуга педагогия техникумына хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшкә урнаша. Т.Гыйззәт тиз арада комсомол һәм профсоюз җитәкчеләре белән бәйләнешкә кереп, яңа тәртипләр урнаштыра. Егетләр һәм кызлар торакларына берәр җаваплы студент билгели. Аның инициативасы белән һәрбер кыз берәр студент егеткә шефлык итәргә, аның тегү-ямауларын, чиста-пөхтәлеген, тәртипләрен күзәтергә тиеш була", - дип язалар Алабуга Үзәк китапханәсе сайтында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз