Логотип Идель
Яңалыклар

"АЛБАСТЫЛАР" КИТАБЫН НИЧӘ ТӨНДӘ УКЫП ЧЫГЫП БУЛА? - спойлер

Албастылар... Оча торган кешеләр... Мифология...

Албастылар... Оча торган кешеләр... Мифология...

Әгәр бу сүзләр сезгә нәрсәнедер хәтерләтә яисә күзалдына куркыныч картина китерә икән, димәк, сез "Албастылар" китабын укыгансыз!

Ә без исә бүген әлеге китап белән яңадан танышып чыктык. "Татмедиа" бинасында "Әдәби кафе" эшләп килгәнен беләсез инде. Без хәзер татарча китапларны шуннан гына алып укыйбыз, өстәвенә авторлары белән күрешәбез дә!

Автограф сессиясен язучы Галимҗан Гыйльманов башлап җибәрде. "Албастылар" китабы турында тәфсилләп сөйләп кенә калмады, кызыклы фактлар белән дә бүлеште ул:

 - Мондый автограф-сессияләр һәр атна саен ике-өч мәртәбә булачак, ул шулай планлаштырылган. Һәр яңа китап шушында беренче укучысын табачак. Әдипләр, төзүчеләр үзләре бастырып чыгарган китапны укучыларга автограф белән тапшырачаклар. Менә шундый идея белән барлыкка килгән әдәби кафе инде бу, - диде автор.

"Албастылар" китабында алга таба чыгачак романның беренче өлеше ияртеп бирелгән. Укучыны романда кызыклырак вакыйгалар көтә икән. Галимҗан Гыйльманов "Албастылар" китабын "Язмыш китабы"м дип юкка гына атамавын да белдерде:

Мин әлеге китап аша укучыларга күңел җимешемне бүләк итәм, чөнки ул минем язмыш китабым. Язучы үзенең кайсы әсәре язмыш китабына әйләнгәнен үзе дә белеп бетермәскә мөмкин. Әгәр китап халыкка барып ирешә, алар тарафыннан кабул ителә икән, димәк, дәрәҗәсе шул була инде аның. Нәкъ менә  "Албастылар" әсәреннән соң халык (укучылар) мине, мин аларны белә башладым. Нәтиҗәдә без аңлаштык. Укучылардан миңа нәрсә кирәк икәнен аңладым, ди Галимҗан Гыйльманов.

"Уйнап кына языла башлаган әсәр иде..."

Төп факт - "Албастылар"ны автор уйнап кына яза башлаган. Чөнки язучы әсәрне укучыга ничек барып ирешәсен алдан белми икән:

Ярыммагик, ярымсихри дөньялар турында үземнең мифологик белемемне, кабул итүемне иҗади форматка куеп эшләнгән җимеш ул, диде автор.

Автограф-сессиясенә җырчы Нурзадә дә килгән иде. Ул әлеге китапны төнлә укып чыккан.

Хәзер түземсезлек белән дәвамын көтә икән...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев