-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Алдынгы почтальоннарны бүләкләделәр
Күркәм гадәт буенча, 19 апрель көнне, “Татмедиа” агентлыгында унберенче мәртәбә республикабызның иң яхшы хат ташучыларын һәм почта бүлекчәләрен котладылар.
Әлеге конкурс “Татмедиа” тарафыннан, “Татарстан почтасы” белән берлектә, 2013 елдан бирле уздырыла. 2019 елның беренче яртыеллыгында иң яхшы эшләүче почтальоннарны ачыклау, аларның эш стимулын арттыру өчен бәйгенең приз фонды быел күпкә үстерелгән. Конкурста катнашуның төп шарты исә – хат ташучы һәм почта бүлекчәсе узган ел белән чагыштырганда “Татмедиа” оешмасына караган газета-журналларга язылучылар санын арттырырга тиеш. Бәйгедә 29 хат ташучы һәм 41 почта бүлекчәсе үз көчләрен сынап караган. “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә быелгы җиңүчеләр исә: Нурия Басыйрова (Актаныш), Екатерина Зәйнуллина (Балтач), Нурсинә Җиһаншина (Чирмешән). “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны” номинациясендә беренчелеккә Нурия Шәкурова (Мамадыш) чыккан. “Иң яхшы шәһәр почтальоны” Чистайда яши икән. Ул – Надежда Кольцова. “Иң яхшы почта бүлекчәләре” номинациясендә Октябрьский (Югары Ослан), Яңа Әлем (Актаныш), Мамадыш, Урта Көшкәт (Балтач), Яңа Элмәле (Чирмешән) почта бүлекчәләре җиңү яулады. Журналларга язылу буенча Арча районының Мөндәш һәм Кукмара районының Ядегәр авыллары почта бүлекчәләренә тиңнәр булмаган. Җиңүче почтальоннар 15әр мең сум, ә почта бүлекчәсе 30ар мең сум акчалата приз, диплом һәм чәчәк белән бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз