Логотип Идель
Яңалыклар

Алексеевск районында ТӘВӘ КОШЛАРЫ “ПАТШАЛЫГЫ” барлыкка килде

Татарстанда авыл туризмы көчәйгәннән-көчәя бара. Сәяхәт итәргә яратучыларның күбесе пандемия башланганнан бирле үзебезнең төбәкне өйрәнүне чит илләргә йөрүдән өстенрәк куя.

Татарстанда авыл туризмы көчәйгәннән-көчәя бара. Сәяхәт итәргә яратучыларның күбесе пандемия башланганнан бирле үзебезнең төбәкне өйрәнүне чит илләргә йөрүдән өстенрәк куя.

Алексеевск районының Биләр авылыннан фермер Зиннәтуллиннар гаиләсе Изге чишмә янында – туристлар хаҗ кыла торган җирдә - туристлар өчен экзотик хайваннар белән ферма төзергә кирәк, дигән карарга килгән.
Наталья һәм Айдар Зиннәтуллиннар фермер эшен җәй көне бөртекле культуралар үстерүдән һәм кышын гөмбәләр җитештерүдән башлап җибәргән.

2019 елда алар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» федераль программасы буенча 3 млн сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алганнар.
Үзләренең тырышлыгы, зирәклеге һәм булдыклылыгы аркасында алар узган елның җәендә яңа юнәлеш – авыл туризмын башлап җибәрә алганнар.

“Хуҗалыкта барлык төр тәвә кошлары, шулай ук тавыклар һәм кәҗәләр бар. Башка хайваннар да бик күп. Бездә дә чит илләрдәге кебек шул ук Австралия һәм Африка страуслары”, - дип сөйли КФХ башлыгы Айдар Зиннәтуллин.

Бүгенге көндә фермада Кытай тавыклары, өч Африка һәм ике Австралия тәвәсе, фазаннар, декоратив сарыклар һәм башка экзотик хайваннар асрала.

Тәвә кошлары фермасын төзү гаилә хыялы була. Самара өлкәсеннән кыргый кошларны алып кайтканчы, фермерлар кошчылык темасын җентекләп өйрәнәләр, республиканың тәвә кошлары фермаларына барып йөриләр. Хайваннрны карарга балалары булыша. Узган май бәйрәмнәрендә туристлар агымы шактый күп булган.

«Пандемия башланды. Кешеләр чит илләргә азрак йөри башладылар, күбрәк табигатькә ял итәргә чыгалар. Хайваннар кызыклы, алар янына килү аерым ләззәт бирә. Тәвә кошын кулдан ашатырга яки кечкенә кәҗә белән уйнарга. Балаларга бик кызык» - дип, үз кичерешләре белән уртаклаша КФХ башлыгы.

Биләр элеккечә үк туристларны җәлеп итү үзәге булып тора. Шуңа күрә сәяхәтчеләргә шартлар тудыру, аларны экзотик хайваннар белән таныштыру, шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итү мөмкинлеге бирү - бик яхшы һәм инде гамәлгә  ашырылган идея, дип яза Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев