-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Алексей Морозов - КХЛның яңа президенты булды!
Казан "Ак Барс" ының элеккеге капитаны Алексей Морозов Континенталь хоккей лигасының (КХЛ) яңа президенты булды.
Әлеге карар КХЛның Директорлар советының чираттан тыш читтән торып уздырылган утырышында кабул ителде. Алексей Морозовны лига президенты итеп сайлау өчен барлык директорлар советы әгъзалары тавыш биргән. Шуның белән бер үк вакытта ул оешманың яңа җитәкчесе сайланганчы Яшьләр хоккей лигасы (КХЛ) идарәче директоры вазифасын да саклап калачак.
"Алексей хоккей дөньясында, уенчылар, тренерлар, клуб менеджерлары, журналистлар һәм, әлбәттә, җанатарлар арасында зур абруйга ия", - диде КХЛның Директорлар советы рәисе Геннадий Тимченко.
Элегрәк КХЛның элеккеге президенты Дмитрий Чернышенко Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары булган иде. Вице-премьер вазыйфасында ул Мәдәният министрлыгы, Спорт министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, шулай ук профильле федераль агентлыклар белән эшләячәк.
"Ак Барс" составында Алексей Морозов ике тапкыр Гагарин кубогына ия булды һәм берничә ел дәвамында команда капитаны булды. Шулай ук ул Мәскәүнең "Крылья Советов" һәм ЦСКА, шулай ук Милли хоккей лигасы (NHL) "Питтсбург Пингвинз" клубы өчен чыгыш ясады. Россия җыелма командасы составында ул ике тапкыр дөнья чемпионы булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз