-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Алинә Шәрипҗанова Ольга Бузованы рэп-батлга дәшә
Популяр җырчы, кабатланмас тавыш иясе Алинә Шәрипҗанова «Бизнес Онлайн» басмасына зур һәм эчтәлекле әңгәмә биргән. Ул бүгенге көн эстрадасына һәм андагы үзгәрешләр турындагы сорауга җавап биреп, кызыклы эксперимент үткәрергә чакыра:
«Хәзер эстрадада иҗатка түгел, ә нәкъ менә проектны алга этәрүгә күп көч һәм акча сарыф ителә. Бу маркетинг алымы иҗат дигән төшенчәне гомумән икенче планга кысрыклый. Без моның нәтиҗәләрен күрәбез, мәсәлән, Ольга Бузованың феноменаль сикереше шуңа мисал.
Көтмәгәндә Бузованың артист, җырчы булуы ачыкланды. Мин хәтта мондый тәҗрибәгә дә риза: мондый җырчыларның һәркайсы белән вокал баттл оештыру кызык булыр иде! Мин Ольга Бузованы рэп-баттлга чакырыр идем! Мин рэп укый алам, чөнки баш мием бар, артымда билгеле бер әдәби «йөк» бар, күп укылган, күп хезмәт куелган, ә менә ул мин эшләгәнне эшли алырмы? Кызык булыр иде» дип белдергән Алинә Шәрипҗанова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз