-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Алинә Заһитова закон бозганын видеога төшергәннәр (тавыш чыгарган видео)
Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы булган татар кызы Алинә Заһитова бер ничә көн элек, үзенең 17 яшьлеген бәйрәм итте. 18 яше тулмауга да карамастан, ул инде рульдә йөри. Үзе социаль челтәрләргә элгән видеодан күренгәнчә, Алинә үзегең туган шәһәре Ижевскта рульдә бара. җитмәсә куркынычсызлык каешларын да эләктермәгән.
Хокук бозу турындагы материалларны штраф билгеләү өчен Ижау шәһәренең Ленин районына җибәргәннәр.
— Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге факт буенча 12.7 статьясы кысаларында тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча гамәлдәге закон кысаларында процессуаль карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итә Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Бер яктан карагнада, бу видеоның нигә шулай тавыш куптарылганы да аңлашылмый. Арабызда кемнең генә кечерәк чакта абыйсының яки әтисенең руленә утыртырга сораганы юк икән. Икенче яктан, Алинә танылган кеше, һәм ул яшьләр өчен дә үрнәк, шуңа күрә, һәр гамәленә җаваплылык белән килергә тиеш.
Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз