Логотип Идель
Яңалыклар

Алинә Заһитованы котлыйбыз!

Узган сезонда Алинә Заһитова спорт карьерасын декабрь аенда Красноярскида узган Русия чемпионатына кадәр туктатып торды.

     2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева Русия тимераякта фигуралы шуу федерациясе башкарма комитетының    2020/21 елгы сезонга Русия җыелма командасы составына кертелделәр.

     Бу хакта tatar-inform.tatar яза.

     Валентин Писеев Алинә белән Евгенияның илкүләм команданың төп составына керүен раслап,  телефон аша:"Башкарма комитетта тәкъдим ителгән тренерлар советы карары үзгәрмәде, состав тулысынча һәм бертавыштан расланды", - дигән.

     Хәтерләсәгез, узган сезонда Алинә Заһитова спорт карьерасын декабрь аенда Красноярскида узган Русия чемпионатына кадәр туктатып торды. Евгения Медведева ирекле программа алдыннан ил чемпионатыннан төште. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев