Логотип Идель
Яңалыклар

Алма яман шештән булышамы, әллә юкмы?

Алмада полисахаридлар яки алардан килеп чыга торган  олигосахаридлар күп. Олигосахаридлар исә ракка каршы нәтиҗәле чара булып санала. 

Алмада полисахаридлар яки алардан килеп чыга торган  олигосахаридлар күп. Олигосахаридлар исә ракка каршы нәтиҗәле чара булып санала. 
Кытай галимнәре алмадагы полисахаридларны  аерып  тикшереп караганнар. Әллә ни уйлап баш ватасы түгел, алма сыгынтысын – алманың сутын сыккач кала торган масса ул. Алма полисахариды  ашказаны-эчәк трактында эшкәртелми торган пектиннан гыйбарәт. Пектин –  көчле абсорбент, ягъни организмнан зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә, шул рәвешле чистарту үзлегенә ия. Шулай итеп, пектин алманың ракка каршы торуында зур әһәмияткә ия.
Алмадагы олигосахаридларны 2004 елда Нью-Йоркның Корнелл университеты галимнәре өйрәнгән. Тикшеренүләр клетчаткага бай диетаның рак үсүе куркынычын киметә алуын күрсәткән. Лаборатория шартларында олигосахаридлар калын эчәге рагы булган кешеләрдә рак күзәнәкләренең яртысын диярлек (46 %) үтерә алган. Олигосахаридлар бүгенге химиотерапиядән нәтиҗәлерәк булып чыккан. Агулы химиотерапия чараларыннан аермалы буларак, олигосахаридлар – табигый матдә һәм алар эчәклекне хәтта сәламәтләндерә.  Алма шулай ук антиоксидант активлыкка ия, ә ул рак күзәнәкләре үсүгә киртә булып тора, канда холестеринны һәм липидларның окисьләшүен киметә, дигән сүз. Ләкин ракка каршы алма төп дәва ысулы итеп кулланылырга тиеш түгел.
Кытай галимнәре тикшеренүенә әйләнеп кайтыйк.  Рак күзәнәкләренә (калын эчәк рагы НТ29 күзәнәкләре) олигосахаридларның төрле концентрациясе белән тәэсир иткәннәр.  Килеп чыккан нәтиҗәләрне шундый ук нисбәттәге химиотерапия агенты тәэсире белән чагыштырганнар. Концентрация нинди генә булмасын, олигосахаридлар рак күзәнәкләренең үлеменә (апоптоз) химиотерапиягә караганда яхшырак китергән. Олигосахаридларның тагын бер зур файдасы – алар сәламәт күзәнәкләр өчен һич зарарсыз.
Чи алма ашаганда да шушындый нәтиҗәләрне күзәтергә мөмкин. Ләкин сәнагать җитештергән алма сутында инде ни пектин, ни файдалы ферментлар калмаган була. Димәк, алманы чи килеш ашарга кирәк. Алма суты эчәсе килгәндә, аны сыйфатлы сокчыгаргыч ярдәмендә  сыгып, тиз арада эчеп бетерергә кирәк. Кайнатырга, пастеризацияләргә ярамый. Моны Корнелл университеты галимнәре раслый.

Рузия Сафиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: алма яман шеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев