Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Алманиядә Сабантуй бәйрәм итәчәкләр

    Алманиянең татар иҗтимагый оешмалары һәм активистлары татар халык бәйрәмен – Сабан туен бәйрәм итәчәк!
    Бәйрәм 29 июнь, 11:00 сәгаттә Лейпцигта, Галле аэропорты алдындагы аланда башланачак һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча. 
    Программада:

    Күп санлы мавыктыргыч ярышлар: чүлмәк ватудан – көрәшкә хәтле;

    Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы;

    Тел-йотарлык тәмле татар ашамлыклары;

    Казаннан килгән атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары;

    Реклама

    Бию-җыр тамашасы;

    Алманиядагы Сабантуй бәйрәмен инстаграмнан карап булачак.

    https://www.instagram.com/tatarstan.international

    Чараның партнерлары һәм спонсорлары: GTM Solutions GmbH, Лейпциг/Галле аэропорты, Paneurasia турагентлыгы, Ballett- und Bühnentanzschule PRIMA, ALNES GmbH, Hanim e.V. һәм Берлин татар яшьләре берлешмәсе.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект