-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Алмаз Хәмзин: «Чит илгә унау барабыз, тугыз кеше карап тора»
Сабантуйлар әле һаман гөрли. Чит илдә дә артисларыбыз милли бәйрәмне таныта. Алмаз абый Хәмзин дә быел Кырым Сабан туенда булган. «Идел» журналы аның белән кызыклы әңгәмә корды.
-Алмаз абый, хәерле көн! Авылларда Сабантуйлар гөрләп үтте, чит илләрдә дә үткәрелә. Сез быел Сабантуйларны гөрләтеп кайта алдыгызмы?
-Быел Кырымда Сабантуйда булдым. Икенче тапкыр баруымда шуңа инандым: Кырым татарлары Сабантуйның нәрсә икәнен белмиләр. Бер ханым миңа: «Сабантуй элек башка мәгънәдә аңлашыла иде. Берәр начар хәлләр килеп чыкса, «Что тут за сабантуй устроили!», дип әйтәләр иде. Ә чынлыкта бу бик матур бәйрәм икән бит», ди. Мин аларга милли бәйрәмебез турында сөйләдем. Халык авызларын ачып тыңлап торды. Минемчә, Сабан туе кебек бәйрәм беркайда да юк. Чөнки ул Олимпия уеннарына тиң, хәтта анда да берьюлы шулхәтле уен уйналмый әле. Сабантуй үзенә кызыгын да, тәрбия ягын да, тәвәкәллек, тапкырлык, хәйләкәрлек кебек сыйфатларны үзенә сеңдергән. Сабантуй уеннары җиңү өчен эшләнми, ә саклануга өйрәтә.
Әйтик, упкын бар ди, аның аркылы бүрәнә куелган. Син бер бүрәнә очында, ә сиңа каршы алыптай зур дошман килә. Ә кулына селтәнергә бер нәрсә тоткан, сине упкынга бәреп төшерергә тели. Сабантуйдагы капчык уены да шуңы корылган. Бүрәнәгә атка атланган кебек менәсең дә, каршыңда утырганга селтәнәсең. Селтәндем дә бәреп төшердем, димә. Сукмыйча да бүрәнәдән егып төшерергә мөмкин. Бер каты гына итеп селтәнсәң инерция белән үзең дә егылып төшәргә мөмкин.
Су ташуда да бер тамчы суны да түкмәскә кирәк. Кызлар чиләкләр белән атлап түгел, ә аккоштай йөзеп, чирәмне чигеп килә. Шуны карап торган егетләрнең йөрәре жу итмиме? Бу бәйгеләрдән соң андый кызлар кияүгә дә чыгалар. Менә бит хикмәт нидә!
-Ә сезгә сабантуйның нинди яклары ошамый?
-Безгә, әлбәттә, чит илләргә барып, халкыбызга Сабан туен күрсәтергә кирәк. Ләкин без унау барабыз, ә тегендә тугыз кеше карый. Чит илләрдә кеше аз була. Без шулхәтле күп чыгым ясап, каядыр очабыз, күрсәтәбез. Артистлар өчен бу чиксез шатлык. Мин икенче төрлерәк уйлыйм. Чит ил кешеләрендә акча бар. Алар татар икән, туган нигезләре монда. Сабантуй вакытларында туган якларына кайтсыннар иде. Ә чит илләргә китә торган акчаны Татарстан Сабантуйларына тотарга кирәк. Шулай итеп республикабыз туристик үзәккә әйләнер иде. Сабантуйның да менә дигәнен карап китәрләр иде. Фикерем шул!
-Сабантуйларда уеннарда катнашасызмы?
-Бик теләп катнашам. Капчык белән сугышуда катнашкан идем. Мин халыкны кызыксындыру өчен үзем микрофон белән бүрәнәгә менеп утырам да «Кем миңа каршы?»,- дип кычкырам. Тик куркытада бит. Берсе килеп сугып төшерсә…
Шулай бер ханым, гомер буе атта йөрегән кебек, бер кулына капчыгын тотып бүрәнәгә менеп утырды да: «Әйдә, сук!»-, ди. Тик хатын кызларга сугарга ярамый. Батыр булып калам дип, хатын-кызны сугып төшереп булмый бит. «Мин үземне җиңелүче дип таныйм. Сез хатын-кызлар белән көч сынашыгыз»-, дип төшеп киттем. Сабантуй гөрләп кул чапты. Шулай, икебез дә җиңүче булып калдык.
Бик зур рәхмәт, Алмаз абый!
Архивлардан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз