Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Хризантема салаты (рецепт) Рецептлар белән сөендерүебезне дәвам итәбез. Бүген Хризантема салатын ясарбыз.
      35
      0
      0
    • Төятергәме? Юк, театрга! Театр сөючеләребез өчен махсус атналык афиша төзедек әле. Казан театрларында татар телендә кайда нинди спектакль бара икән? 21 февраль 18:30 “Өч аршын җир” 22 февраль 17:00 “Акча бездә бер букча” 23 февраль 17:00 “Син бит минем бергенәм”
      32
      0
      0
    • Казанда брендлы метролар күбәячәк Казан мэры Илсур Метшин метроның барлык вагоннарын да брендларга кушкан
      20
      0
      0
    • «Акыл фабрикасы» оратор булырга өйрәтә Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «СөйләмSkills» ораторлык осталыгы курсының беренче дәресе узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган әлеге дәресләр «Ачык университет: Акыл фабрикасы» кысаларында бара. Язылучылар бик күп булу сәбәпле, әлеге бушлай курсларга иң өлгерләре генә эләкте, теркәлү формасын берничә көннән ябарга мәҗбүр булдылар.
      28
      0
      1
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1088
      0
      6

    Алсу һәм аның кызларын тагын сөйлиләр

    «Голос» та булган скандалдан соң җырчы Алсу һәм аның кечкенә кызы Микелла тирәсендәге шау-шу шактый сузылды. Әмма музыкаль шоудагы ыгы-зыгы кызның гайрәтен чигермәгән. Ул әле булса җырлый, үзен музыкадан башка күз алдына да китерә алмый икән. Апасы Сафина да музыкаль бишектә үскән бала буларак, җыр-моңга битарф түгел, әмма ул бер ук вакытта бии дә, инглиз теле белән дә шөгыльләнә. Мәскәүнең шәхси мәктәпләренең берсендә белем алучы бу кызлар турында сөйләргә тагын сүз булды.

    Реклама

    Интернет челтәрендә Алсуның ике кызы — Сафина һәм Микелла белән бергәләп уздырган фотосессия фотолары пәйдә булды.Кием брендын тәкъдим итүләре икән. Җанатарларның комплементлары кием-салымнан бигрәк, модельләргә адреслана. 36 яшьлек Алсуга “сез кызларның олы апалары кебек кенә” диючеләр дә, “Сафина сезне буйга куып җиткән инде” диючеләр дә, “әкияттәге кебек матур, сылу” дип мәдхия яудыручылар да бихисап. Билгеле инде сылу булып үсеп килүче булачак кәләшләргә дә күз атучылар юк түгелдер. Кыскасы, тагын сөйләргә сүз булды. “Күрдегезме, җырчы Алсу кызлары белән төшкән фотосын социаль челтәргә элгән”, - дип сүз катучы булмый калмагандыр сезгә дә.

    Чыганак: magarif-uku.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз