Логотип Идель
Яңалыклар

«Алтын каләм» конкурсына рәсми старт бирелде

Быел «Алтын каләм – Золотое перо» яшь журналистлар фестивалендә катнашырга барлыгы барлыгы 308 гариза килгән.

Иң күп гаризалар Казан, Арча, Актаныштан.

Бу хакта кичә Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында узган «Алтын каләм – Золотое перо» яшь журналистлар фестиваленә багышланган чарада хәбәр иттеләр. Конкурс җиңүчеләре нинди бүләккә ия булачак? Катнашучыларга остазлардан кемнәр дәрес бирәчәк? Быел фестивальдә нинди яңалыклар көтелә? Барысы хакында да хәзер белерсез. 

Остазлар

Фестиваль катнашучыларын медиа өлкәсендә танылган белгечләр укытачак. Май уртасында катнашучылар редакциягә килеп укыячак.  Татар матбугаты буенча – «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, рус матбугаты буенча остаз – КФУның Журналистика югары мәктәбе мөгаллиме Роман Баканов, телевидение буенча – ТНВ журналисты, «Таяну ноктасы» тапшыруы алып баручысы Луиза Закирова, реклама буенча – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина, радио һәм подкастлар буенча – «Яшьлек медиа» алып баручысы Руслан Балдин, SMM буенча – Алсу Вәлиева, дизайн һәм верстка буенча – Данила Трушин. 

ТНВ генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов фестивальнең барлык белгечләрне үз эшләренең профессионаллары икәнен әйтте:

 - Мин фестивальгә чакырылган барлык белгечләрне беләм. Алар үз тәҗрибәләрен яшьләргә тапшыра белә. Сез журналистикага бик авыр заманда килеп керә, технологияләр үзгәрә, ясалма интеллект үсеш алды. Бу профессиягә бөтен гомереңне сарыф итәргә кирәк. Хәзерге дөнья – визуал дөньясы, диде ул. 

Бүләкләр

Быел фестивальнең 3 җиңүчесенә югары уку йортына керергә сертификат биреләчәк. Хәтерләсәгез, узган елларда Гран-при алучы университетка медиа юнәлешендә укырга юллама ала иде. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков быел Гран-прилар 3 булачак дип билгеләгән. Бу очракта бәйгегә ажиотаж һәм кызыксыну югарырак булачак, диде ул. Җиңүчеләр июль башында 5 көнлек «Алтын каләм» фестиваленнән соң билгеләнәчәк.

Яңалык

Шунысын әйтергә кирәк, быел фестивальдә югары уку йортларындагы һәм урта белем бирү уку йортлары медиаүзәкләр дә катнаша ала. Алар арасында 2 җиңүче ачыкланачак һәм  университет яки техникум медиаүзәкләре үз студияләрен үстерү өчен берәр миллион сум акча алачак.

Һәм тагын бер мөһим яңалык - «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова быел «Алтын каләм» фестиваленең башкарма директоры вазифасында. Жюриның рәистәше – Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова. Фестиваль «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздырыла. Фестивальнең программа директоры – «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин. Креатив директор – Эдгар Мавликеев, коммуникацияләр буенча директоры – Инзилә Шакирова.

чыганак: Татар-информ

фото: Фирүзә Вәлиева.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев