Алтын Урда эзләреннән
Бертөркем татар галим-язучылары Төркестанда булып кайтты
2019 елның 20-21 ноябрендә Төркестан шәһәрендәге Әхмәд Ясәви исемендәге казакъ-төрек университетында Алтын Урданы өйрәнүгә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Бу гыйльми чарада, Казакстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Каракалпакстан... галимнәре белән беррәттән, Казан федераль университеты вәкилләре дә катнашты. Профессор Хатыйп Миңнегулов пленар утырышта “Татарстанда Алтын Урда әдәбиятын өйрәнү тарихы” темасына доклад сөйләде, секция белән җитәкчелек итте, фикер алышуларда, бәхәсләрдә катнашты. Доцент Марат Гатин “Бертольд Шпулер хезмәтләрендә Алтын Урда” темасына чыгыш ясады. Конференция кунаклары мәшһүр Төркестан каласының тарихи-мәдәни истәлекләре белән дә таныштылар, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.
«Идел» журналы 16+
Теги: төрки дөнья
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев