Логотип Идель
Яңалыклар

Ана капиталына караган яңалыклар

Кичә узган дәүләт утырышында яңалыклар күп булды. Дәүләт башлыгы Владимир Путин ана капиталы программасы беренче балага 464 мең сум түләргә тәкъдим итте.

Кичә узган дәүләт утырышында яңалыклар күп булды. Дәүләт башлыгы Владимир Путин ана капиталы программасы беренче балага 464 мең сум түләргә тәкъдим итте. Икенче бала туганда түләнелә торган бала капиталы быелдан ук 150 мең сумга артачак (616 сум булачак), диде Владимир Путин.

Моннан тыш, Русия Президенты белдергәнчә, бөтен ил буенча 1-4 сыйныф укучылары якындагы өч елда бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук Русиядә демографияне яхшыртуга юнәлтелгән башка чаралар, шул исәптән аз керемле гаиләләрдә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге һәр балага - 2020 елда 5,5 мең сум һәм 2021 елдан 11 мең сум акча түләү турында игълан итте.

Чыганак: ТАСС

 

tass.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев