Логотип Идель
Яңалыклар

«Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» зур премиягә лаек булды

Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

 Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык оештырган «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» дип аталган форум-диалогта тел төрлелеген саклауда «Төп сүз» III Бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Бу хакта Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Әлеге премия 2017 елдан гамәлдә. Быел аны алуга Россиянең барлык төбәкләреннән 700дән артык гариза килгән. Рус телен һәм Россия халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән экспертлар советы аларның җидесен сайлап алды.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре уйлап тапкан «Ана Теле» онлайн мәктәбе» иң яхшы мультимедиа проектын өчен «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев