-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
-
Земфираның соңгы сигез елда беренче альбомы дөнья күрде Земфира 8 ел эчендә беренче альбомын тәкъдим итте.
Җанатарларсыз хоккей
"Ак Барс" - "Салават Юлаев" Көнчыгыш конференциясенең ярымфинал матчлары җанатарларсыз уздырылачак. Хоккей клубы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге карар Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертүгә бәйле.
18 һәм 20 мартта "Салават Юлаев"ка каршы матчларга билетлар сатып алган җанатарлар үз акчаларын кире кайтара ала. Әгәр билет "Татнефть Арена" кассасында сатып алынган икән, анда паспорт белән килергә һәм акчаларны кире кайтаруга гариза рәсмиләштерергә кирәк. Онлайн-билет сатып алучылар гариза формасын тутырып, аны электрон адрес буенча җибәрә ала: ticket@mail.tatneftarena.ru.
"Ак Барс" үз җанатарларын телевизор экраннары һәм башка электрон җайланмалар аша җан атарга чакыра, әмма кафе, рестораннарда, һәм башка җәмәгать урыннарында матчларны караудан тыелырга киңәш ителә. Матчлар "ТНВ", "ТНВ-Планета", КХЛ системасы телеканаллары трансляцияләнәчәк. Шулай ук "ВКонтакте" клуб берләшмәсендә "Ак Барс ТВ" клуб телевидениесе дә гадәти режимда эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус аркасында махсус режим кертелде. Режим күп кеше катнашында чаралар үткәргәндә кайбер чикләүләрне күздә тота.
Фото: Ильнар Тухбатов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз