Логотип Идель
Яңалыклар

Андрей Большаков: Дәүләт Советына сайлауларда төп өлшене кече шәһәрләр кертә

Милли республикалар, гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде КФУның конфликтология кафедрасы мөдире.

Яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советын сайлауга төп өлешне кече шәһәрләр кертә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Бердәм мәгълүмат үзәгендә КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков әйтте.

Милли республикалар электораль хәрәкәттә һәрвакытта да алдынгы булды һәм гадәттәгечә, сайлауларда актив катнаша, диде спикер. “Мәскәү белән чагыштырмас идем, чөнки ул мегаполис һәм анда Мәскәү шәһәр думасына сайлаулар бөтенләй башка нигезләмә буенча уза.

Татарстан турында сөйләгәндә, республиканың кече шәһәрләренә, авыл җирләренә караганда, Казан һәм аңа чиктәш Яшел Үзән районында тавыш бирү сүлпәнрәк бара. Шуңа күрә Дәүләт Советына сайлауларда кече шәһәрләр төп өлешне тәшкил итә”, - диде Большаков.

Аның сүзләренчә, “Казан миллионлы шәһәр кебек тавыш бирә". "Кешеләрнең бер өлеше үзләрен сайлауларга йөрергә тиеш түгел, дип саный. Мондый кешеләр мегаполисларда һәм миллион кеше яшәгән зур шәһәрләрдә һәрвакыт күбрәк. Шуңа күрә монда бернинди каршылыклы тенденцияләр дә күрмибез", - диде КФУ конфликтология кафедрасы мөдире.

  • Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. 2,9 млн кеше тавыш бирү хокукына ия.
  • Төбәк парламентына 100 депутат сайлана. Аларның иллесе бердәм республика сайлау округы, иллесе – бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.

tatar-inform.tatar

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев