Логотип Идель
Яңалыклар

Җанисәп алганда хата китсә?..

Укучы инде хәбәрдар: Бөтенрусия халык санын алу янә чигерелә. Бу юлы ул сентябрьдә узачак сайлау кампаниясенә бәйле рәвештә – 1- 31 октябрьгә күчерелә. Бу хакта тәкъдимне президент В.В. Путин хуплады, шул турыда проектны якын көннәрдә РФ Хөкүмәте кертәчәк.

Укучы инде хәбәрдар: Бөтенрусия халык санын алу янә чигерелә. Бу юлы ул сентябрьдә узачак сайлау кампаниясенә бәйле рәвештә – 1- 31 октябрьгә күчерелә. Бу хакта тәкъдимне президент В.В. Путин хуплады, шул турыда проектны якын көннәрдә РФ Хөкүмәте кертәчәк, дип хәбәр итә strana2020.ru сайты. 


Хәзергә барлык әзерлек эшләре төгәлләнгән, сораштыру бланкларының формалары һәм хезмәткәрләр өчен планшетлар төбәкләргә таратылган,  барлык урыннарда сан алу комиссияләренең эше оештырылган. Исәп алучы булып эшләргә теләк белдерүчеләрнең исемлекләре әзер, , дип хәбәр итә Татарстанстат җитәкчелеге.  


Әлеге үзгәреш уңаеннан кайбер мәсьәләләрдә ачыклык кертүен сорап, редакция хәбәрчесе Татарстанстат оешмасы җитәкчесе Наталья Гатауллинага мөрәҗәгать итте.

Җанисәп кампаниясе чираттагы мәртәбә башка датага күчерелгәч, халык исәбен алучыларны кайчан туплаячаксыз? Аларның хезмәтенә түләүдә

үзгәреш бармы?

Республиканың күпчелек территориясендә исәпкә алучыларның төп составы инде эшкә кабул ителде. Хәзерге вакытта резерв кандидатуралар сайлап алына, алар төп состав исәпкә алучыны алмаштырырга кирәк булган очракта эшкә җәлеп ителәчәк. Исәпкә алучы булып эшләргә теләүчеләргә Татарстанстат территориаль бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресларны һәм телефоннарны Татарстанстат сайтында табарга була: https://tatstat.gks.ru/departments

Исәпкә алучылар 30 календарь көнгә (шул исәптән өч көнлек укуны да кертеп) җәлеп ителәчәк. Исәпкә алучы белән Бөтенрусия халык санын алуны әзерләүгә һәм үткәрүгә бәйле эшләрне башкаруга граждан-хокукый характерындагы Контракт төзеләчәк. Исәпкә алучының хезмәт хакы, башта кабул ителгәнчә, календарь ай өчен 18000 сум тәшкил итә.

 

Халык санын алу кампаниясе – гаять четерекле эш. Бланкларда яки җанисәп алуның электрон формаларында “кеше факторы” аркасында хаталар китәргә мөмкинме? Мәгълүмат базалары дөрес  формалашыр дип кем гарантия бирә ала?

Русия Федерациясе Хөкүмәте карары белән Бөтенрусия халык санын алуны үткәрү буенча федераль дәрәҗәдә комиссия төзелде. Комиссия Бөтенрусия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү барышын контрольдә тота.
ВПН-2020гә әзерлек һәм аны үткәрүнең барлык этапларында автоматлаштырылган мониторинг чаралары кулланыла. Кампания барышында билгеләнгән барлык чаралар контрольдә тотыла. 
Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе барышында җыелган мәгълүматның тулы һәм каршылыксыз булуы – шулай ук мөһим мәсьәлә. Исәпкә алу кәгазьләрендәге барлык сорауларга җаваплар каршылыклы булмасын өчен инструктив һәм методологик документлар таләпләрен катгый рәвештә үтәргә кирәк булачак.
Җанисәптә электрон форматта катнашасыз икән – монда  исәпкә алу бланкларының электрон формаларын тутырганда хата китмәсен өчен, автоматлаштырылган контроль чаралары эшләнгән. Ягъни электрон форматта да бөтен битләрнең тутырылуы, мәгълүматның каршылыклы булмавы  барлык эш этапларын автоматлаштырылган мониторинглау белән тәэмин ителә.


Халык турында мәгълүмат җыю чорында һәр исәпкә алучының эш сыйфатын көн саен контролер тикшерә. Шулай ук контролерлар сайлап алу юлы белән  хисап участогына караган барлык  торак биналарының 10 процентында кешеләрне исәпкә алуның дөреслеген һәм тулылыгын белү өчен контроль тикшерүләр дә уздырачак.

Фотолар: Татарстанстат матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев