Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Җанисәптә катнаш һәм айфон от!

    1-14 ноябрьдә Татарстанда халык санын алу участокларында җанисәптә катнашучылар арасында «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә онлайн фотобәйге узачак.

    Фотоконкурста катнашучылар халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоларын #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга тиеш. Бәйгедә 14 яшьтән теләгән һәркем катнаша ала.

    «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркеме туры эфирында 1-14 ноябрьдә көн саен 20.00 сәгатьтә фотоконкурста катнашучылар арасында икешәр җиңүче сайлап алыначак, аларга iPhone13 смартфоннары тапшырылачак. Барлыгы 28 iPhone13 уйнатыла.

    Реклама

    Онлайн фотоконкурста катнашу шартлары:

    — Халык санын алу пунктларында баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында селфи ясарга яки фотога төшәргә;

    — Фотоны «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән урнаштырырга (бәйгедә катнашучының социаль челтәрдәге аккаунты яки сәхифәсе ачык булырга тиеш);

    — Туры эфирда фотоконкурсның нәтиҗәләрен көтәргә (көн саен 20.00 сәгатьтә. Әгәр җиңмәгәнсез икән, сезнең фотосурәт фотобәйгенең алдагы көннәрендә 14 ноябрьгә кадәр катнашачак).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы