Логотип Идель
Яңалыклар

Анкарада Тукайны искә алу чарасы узды

Чарага татар, нугай, уйгыр һәм төрек халкы вәкилләре килгән.

Анкарада бөек татар шагыйрен Габдулла Тукайны искә алу чарасы үткәрелде. Анда татар, нугай, уйгыр һәм төрек халкы вәкилләре катнашкан.  Оештыручылар Тукайның тормыш юлы һәм ижаты турында кыскача мәгълүмат биргән. Чарада катнашучылар арасында халыкара КИБАТЕК әдәбият оешмасының җитәкчесе Фәйяз Саглам, Бөтендөнья татарлар лигасы житәкчесе Гонул Пултар, танылган журналист Кәмал Саллы һәм Гази университеты професоры  Фатма Озкан бар иде, дип хәбәр итте Төркиядә яшәүче милләттәшебез Роза Корбан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев