-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Анна Семеневых - "Мисс Татарстан 2020"
Казанда «Пирамида» концерт-күңел ачу комплексы мәйданчыгында XXII «Мисс Татарстан-2020» матурлык конкурсы финалы узды. Әлеге исемгә Казаннан Анна Семеновых лаек булды.
Анна Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укый. Аңа 19 яшь. Конкурста 8 номер астында чыгыш ясады.
"I Вице-мисс" мактаулы титулын Чаллыдан Алинә Хәсәнова яулады. "II Вице-мисс" - Казаннан Ольга Акчурина, Казаннан "Мисс Фото" - Екатерина Якуш, "Мисс Гүзәллек" - Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле поселогыннан Айгөл Нуруллина, "Мисс Казан" - Казан кызыСнежана Корнева лаек булды.
Конкурсның финал этабында Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск, Яшел Үзән һәм Түбән Камадан 15-23 яшьлек 30 иң матур кыз катнашты.
Чыганак: tatar-inform.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз