Логотип Идель
Яңалыклар

Аномаль һава торышы дәвам итә. Сак булыгыз!

Татарстанда эсселек 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Иртәгә, 12 майда, Татарстанда 33 градус эссе булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. 

Яшен вакытында көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә республикада һава температурасы 13-18 градус булачак. Көндез термометр баганалары +28, +33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Ә ул арада Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада май аеның беренче яртысында урнашкан аномаль эсселек куркынычы турында искәртте. “Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә 25-30 градуслы аномаль эссе һава торышы урнашты. Бу уртача температуралар климатик нормадан 9 градуска югары”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстанда эсселек 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстаның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эсселек аркасында энергия системаларында гадәттән тыш хәлләр куркынычы артуын искәртә. Табигый янгыннар, утның торак пунктларга таралу ихтималы да арта. Мондый вакытта утның торак йортларга, ихата корылмаларына һәм башка биналарга күчү куркынычы барлыкка килә.

Табигатьтә һәм сулыклар янында ял иткән вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев