Логотип Идель
Яңалыклар

АНОМАЛЬ ЭССЕЛӘР КИРЕ КАЙТА

Россиянең бөтен Европа территориясе киң антициклон карамагында. Без аның көньяк өлешендә урнашкан.

Татарстанга аномаль эссе һава торышы кире кайтачак, дип хәбәр итә КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.

"Россиянең бөтен Европа территориясе киң антициклон карамагында. Без аның көньяк өлешендә урнашкан. Июль - иң кызу ай. Бу көннәрдә уртача тәүлек температурасы +22 градус булачак. Бу декада аномаль җылы булыр дип көтелә: температура климат нормасыннан 4 градуска югары булачак", - дип билгеләп үтә Переведенцев.

Көндезге максималь температура +30 +32 градус чамасы, төнлә +18-20 градуска кадәр булачак. Әмма төньяктан искән җил һава температурасына июньдәге кебек 35 градуска кадәр күтәрелергә мөмкинлек бирмәячәк, дип тынычландыра эксперт.

"Чагыштыру өчен: майда һава температурасы нормадан өч градуска югары булган, июньдә - нормадан 5 градуска югары. Шуңа күрә июль салкын булыр дип көтәргә ярамый. Эссе дулкыннар салкын һава дулкыннары белән алышынырга мөмкин ", - дип ассызыклый профессор.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев