-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Рөстәм Миңнеханов җанисәптә кем буларак язылачагын әйтте
2020 елда халык санын алу була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җанисәптә кем буларак язылачагын әйтте.
16 декабрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллегенең медиаклубында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта да 2020 елда узачак җанисәп алу вакытында "татар-башкорт" яки "башкорт-татар" дип язылуга мөнәсәбәтен белдеде.
– Минем фикеремчә, беркадәр украин, беркадәр рус булып язылу дөрес түгел. Кешенең үзен кем итеп санавы әһәмиятле – башкортмы, әллә татармы. Киткән татарлар, мөгаен, телне белмиләрдер инде. Ләкин бу, син башка милләт булдың, дигән сүз түгел: синең нәселең, тамырларың бар. Ярты татар, ярты башкорт була алмый. Билгеләнеш кирәк. Без башкортларга һәм чувашларга хөрмәт белән карыйбыз. Бу – минем фикер. Без үзебезне, горурлык белән, татарлар дип язачакбыз.
Татарлар, шул исәптән Кырым татарлары, Себер татарлары, Татарстан һәм Башкортстан татарлары татар дип язылса яхшы булмас иде мени?
Чыганак: kommersant.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз