Логотип Идель
Яңалыклар

32 кешене үтергән маньяк Татарстанда булырга мөмкин

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Самара һәм Иваново өлкәләрендә 32 хатынны үтергән кешене эзлиләр. Аны табарга ярдәм иткән кешегә 3 миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. 

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Самара һәм Иваново өлкәләрендә 32 хатынны үтергән кешене эзлиләр. Аны табарга ярдәм иткән кешегә 3 миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. 

Шәһәрдән шәһәргә күчеп йөрүче, үзен коммуналь хезмәткәр дип таныштырып алдап, кеше өенә кереп, хатын-кызларны үтерүче кешенең эзенә төшә алмаганнар.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, маньяк җинаятьләрен 2011-12 елларда Идел буенда һәм Уралда кылган. Ул һәр җинаятен кылыр алдыннан башта барысын да җентекләп планлаштырган. Гадәттә ул корбаны итеп биш катлы "хрущевка"ларда яшәүче 75-90 яшьлек хатын-кызларны сайлаган. Мескеннәрнең кайберсен, урамда очратып, авыр сумкаларын өенә кадәр илтергә булышкан. Подъездга кергәч, әбинең күршеләренә йөзен күрсәтмәскә тырышкан. Фатирда җинаятьче перчатка киеп эш иткән һәм соңыннан, этләр эз алмасын өчен идәнгә кер порошогы сибеп киткән. Әлеге вакытта җинаятьченең кайда булуы төгәл билгеле түгел. Аның соңгы корбаны Татарстанда булган булырга мөмкин. 

Чыганак: "Кызыл таң".

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев