Логотип Идель
Яңалыклар

Арзан бәягә майонез алам дип... (Казан сәүдә үзәгендә ни булган)

Тиз арада социаль челтәрләрдә таралган фотолар бик күп бәхәс һәм тискәре хисләр уяткан. Фотоларны күрүчеләр казанлыларның комсызлыгына гарьләнә. 

Гыйнвар яллары вакытында Казан халкы кибетләргә агылды. Шулай ук шәһәрнең Фучик урамында урнашкан «Франт» сәүдә үзәгендә зур гипермаркет ябылуы турныда игълан булган иде. Шул форсаттан, кибеттә 80% лы ташламалар игълан ителгән иде. Бу хәбәрдән соң ярты Казан шунда юнәлде. Кибет янында бөке, эчендә ыгы-зыгы һәм этеш-төртеш башланган. Инстаграмда кешеләр язуына караганда, тапталып, каза күрүчеләр дә булган. Рәсми чыганаклар бу турыда берни дә әйтми. Тиз арада социаль челтәрләрдә таралган фотолар бик күп бәхәс һәм тискәре хисләр уяткан. Фотоларны күрүчеләр казанлыларның комсызлыгына гарьләнә. 

Фото:yarancev_dima инстаграмы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев