Логотип Идель
Яңалыклар

«Өтүкән» перформансында тән хәрәкәтләре аша борынгы тарих күрсәтеләчәк

тән катламы: Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев сүз катламы: Йолдыз Миңнуллина ут катламы: Юлия Самодурова

552 елда хәзерге Монголия, Кытай, Байкал күле буйларында, Көньяк Себер, Алтай далаларында төрки телле кабиләләрне берләштергән I Төрки каганлыгы барлыкка килә. Ил башында Ашина ыруыннан булган Бумын каган тора. Кытай империясе көчәйгән дәвердә, төрки каганатта эчке низаглар башланып, 604 елны каганат Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларга аерыла. Озакламый Көнчыгыш каганлык дәүләти мөстәкыйльлеген югалта һәм 50 ел чамасы Кытай хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була.

Шушы вакыйгаларга багышланган «Өтүкән» перформансы кысаларында авторлар тән, сүз һәм яктылык аша дәвердән дәвергә күчеп килгән сорауларга җавап эзли. Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багъланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту — ул җиңүме, җиңелүме?

Тамаша 4 октябрьдә, сәгать 19. 00, Тукай урамы 115 йорт, 6 корпуста узачак.

Катнашалар:

Перформанста танылган көрәш остазы Вакыйф Дәүләтшин тавышы яңгырый.
Тамашаны мәйданга куючы — Нурбәк Батулла.

тән катламы: Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев
сүз катламы: Йолдыз Миңнуллина
ут катламы: Юлия Самодурова
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев