Логотип Идель
Яңалыклар

"Атказанмаган" бәхәс тудырды, бу җырны Илсөя белән дуэтом җырларга теләүчеләр дә бар!

Болай булгач тиздән Леонардо Дикабрио оскарын көткәндәге шикелле интернетта мэмнар да барлыкка килә башлар әле!

Ни әйтсәң дә Казан зур авыл инде ул! Әле бу көннәрдә генә җырчы Илсөя Бәдретдинованың Казанда 5нче коцерты булып узды. Концерттан соң берничә атна халык авыллардагыча Илсөяне тәмләп "чәйнәп" йөри.

Концертында җырчының атказанмаган булуы турында сүз чыккач, берничә көн эчендә "Атказанмаган" җыры иҗат ителеп Илсөя Бәдретдинованың инстаграм битендә урын алды. Коментарийлар бик кызыклы. Кермдер җырчыны атказанган исем сорап йөрүдә гаепли. Артист Данир Сабиров бу җырны дуэт белән җырларга тәкъдим итә.

Җырчыны яклап чыгучылар арасында  продюсер Рифат Фәттахов бар. Үзенең инстаграмында җырчыга һичшиксез бу исемне бирергә кирәк дип саный: «Үзенең репертуары, үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачысы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез, рәсми танылуга да лаек», дип яза ул. Кирәк булса Ваһапов фонды бу эштә рәсми катнашырга әзер икән, чөнки алар ‒ иҗади хезмәттәшлектә. «Уңышлар сиңа, Илсөя! Барысы да әйбәт булыр!», дип яза продюсер.

Болай булгач тиздән Леонардо Дикабрио оскарын көткәндәге шикелле интернетта мэмнар да барлыкка килә башлар әле!

Атказанмаганны монда тыңла

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-бизнес

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев