ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
Видео
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Атна азагына салкыннар киләчәкме?
Бу атна азакларына Татарстанда кискен суыта дигән хәбәрләрне ишеткәнсездер. Кемдер өчен кызганыч, кемдер өчен куаныч, ләкин бу атнада кискен суыту турындагы фаразлар дөреслеккә туры килми. Һава температурасы чыннан да берничә дәрәҗәгә төшәчәк. Бу гаҗәп хәл түгел, ни дисәң дә? декабрь уртасы. Ләкин якындагы атнада һава температураcы төнлә -10нан да төшмәячәк.
Иртәгә, пәнҗешәмбе көнне көндез -5 градус, бераз болытлы булачак. Җомга көнне һава темперасы көндез -6, төнлә -10 булачак, явым-төшем көтелми. Ялларга һава торышы тагын җылыначак. Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында температура -2дән алып +1 гә кадәр торачак. Кар явачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз