Атна дәвамында Татарстанда һава торышының кискен алмашынуы көтелә
Узган ялларда Татарстанда һава торышы белән идарә иткән көнбатыш циклон республикадан чыгып, Урал аръягына күчте. Аяз һәм явым-төшемсез антициклональ һава торышы урнашты
Алдагы атнада Татарстанда һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Бүген, 7-нче декабрьдә, Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, җил тәүлекнең караңгы вакытында төньяк-көнбатыштан исәчәк, көндез төньяк-көнчыгышка таба күчәчәк.
Төнлә белән һаваның минималь температурасы -8-10 градус, аязган вакытта -13 градус, көндез -5-7 градус булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Узган ялларда Татарстанда һава торышы белән идарә иткән көнбатыш циклон республикадан чыгып, Урал аръягына күчте. Аяз һәм явым-төшемсез антициклональ һава торышы урнашты, төньяк киңлекләрнең салкын һавасы килә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, сишәмбе төнлә -9-14 градус, төньяк районнарда -16-21 градус, көндез -4-9 градус, көнчыгыш районнарда - 12 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
8-нче декабрьдә көнбатыш циклонның җылы фронты Татарстанга һава шартларының сизелерлек начараюын китерәчәк. Төнлә урыны белән аз гына кар явачак, иртән һәм көндез – кар, шул исәптән юеш кар, яңгыр, урыны белән буран, җил көчле, секундына 15-17 метрга кадәр. Төнлә -7 градустан -12 градуска, көнчыгышта -15 градуска, көндез -4 градустан +1 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда кар боткасы, урыны белән көчле бозлавык.
Икенче көнне, 9-нчы декабрьдә, республика циклонның җылы секторында калачак, һәм явым-төшем көтелми. Төнлә -1-6 градус, көндез - 0-4 градус булыр дип фаразлана.
ТР Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, 10-нчы һәм 11-нче декабрьдә Татарстан атмосфера басымы түбән булачак. Төнлә термометр баганалары -2 градустан -7 градуска кадәр, көндез 0 градустан -4 градуска кадәр күрсәтәчәк. Урыны белән аз гына кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак: kzn.ru
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев