Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ҺАВА ШАРТЛАРЫ БОЗЫЛЫРГА МӨМКИН: юлларда сак булыгыз

    Татарстан синоптиклары 2021 елның беренче көнендә һава шартлары бозылуы турында кисәтә. 1 гыйнварда Татарстан территориясендә, аеруча көнбатыш районнарда, юлларда бозлавык сакланачак.

    Шулай ук кайбер районнарда томан булачак. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Иртән -7.-12 градус, көндез -5.-10 градус көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

    Реклама

    2 гыйнварда республикада урыны белән кар көтелә. Төнлә -8.-13, көндез -5.-10 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.

    3 гыйнварда төнлә бераз кар явачак, кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Төнлә -8.-13, көндез -4.-9 градус фаразлана. Юлларда - бозлавык, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе