Логотип Идель
Яңалыклар

Авитөзелеш районында яшәүчеләр яңа мәчет төзелүгә ни өчен каршы чыккан?

Мәчет төзелешен яклаучылар әлеге җирнең законлы рәвештә алынуын, җирнең инде күптәннән буш һәм ташландык  булуын әйттеләр. 

Авиатөзелеш районы Годовиков урамында төзелергә тиешле «Рәхмәтулла» мәчете төзелеше 20 май көнне башланырга тиеш иде. Ләкин әлеге мәчетне төзүгә каршы чыгучылар да булды.

Урамнарында мәчет төзүгә каршы булган халык Академик Павлов урамындагы 23А йорт янында халык җыенына җыелды. Монда мәчет төзелешенә каршы булганнар һәм мәчеткә йөрергә теләүчеләр арасында бәхәс чыкты.

Мәчет төзелешенә каршы булган кешеләрнең төп сәбәпләре киләселәр:

Мәчеткә киләчәк кешеләрнең машиналарын ишегалларына куячакларын, хәер сорашучылар артачак, мәчет җиренең мәктәпкә һәм балалар бакчасына якын булачак, ул җирдә мәчет түгел, ә балалар өчен уен мәйданчыгы булырга тиеш, азан тавышы тирә яктагы йортларда яшәүчеләргә яшәргә комачаулаячак.

Мәчет төзелешен яклаучылар әлеге җирнең законлы рәвештә алынуын, җирнең инде күптәннән буш һәм ташландык  булуын әйттеләр. Шулай ук бу районда мәчет булмавы, һәм бу тирәдә яшәүче мөселманнар җомга намазын икенче районнарга барып укуын да әһәмиятле дип саныйлар.

Мәчетне халыктан  кергән акча ярдәмендә төзергә планлаштыралар. Төзелеш якынча 35 миллион сумга төшәчәк.  Мәчет 450 кешене сыйдыра алачак һәм өч елда төзелеп бетәр дип исәпләнә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев