Логотип Идель
Яңалыклар

Автобус яна башлагач шоферы пассажирларны коткарырга тотынган (видео)

Казанда автобус шоферы ут капкан транспорт чарасындагы пассажирларны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә Карл Маркс урамында ут капкан кызыл автобусның видеосы дөнья күрде. Авыл хуҗалыгы академиясе янында транспорт чарасының двигателе яна башлаган. 2нче пассажир автотранспорт предприятиесендә ачыклык кертүләренчә, янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш барлыкка килү аркасында чыккан.

«Автобус йөртүче Владислав Стрюков көзгедән транспорт чарасына ут кабуын абайлап алган. Бу вакытта салонда 40 кеше булган. Ул автобусны туктатып, кондуктор белән бергә пассажирларны төшергән, аларның берсенә дә куркыныч янамавына инанганнан соң, янгынны сүндерергә керешкән», - дип хәбәр иткән «Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

«Пассажирлар үзләрен тыныч тотты, эвакуация белән бәйле проблемалар булмады. Өлкән яшьтәге бер кешене автобустан төшергәндә генә кондуктор ярдәме кирәк булды», - дип ачыклык кертте ТР Транспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе.

Владислав үзе әлеге гамәлен батырлыкка санамый. Аның фикеренчә, пассажирларның иминлеге мәсьәләсе – аның турыдан-туры вазифасы.

 

tatar-inform.tatar

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев