-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Автобуста карта белән түләүне кабул итми, кесәмдә бер тиен дә акчам юк, миңа нишләргә?
Иртә, кеше белән тулган автобус, хәтта ишеге дә ябылмый, бер баштан икенче башка эртенә-төртенә кондуктор йөри. Барыгызга да танышмы? Әле соңгы арада, моңа өстәп, кондукторлар белән сүзгә кешеләрне дә өстәргә кирәк. Бу инде хә гадәти хәлгә дә кереп бара бугай...
Автобуслар акчасыз түләүгә күчкәч, кондукторлар белән килеп чыккан очраклар турындагы хәбәрләр тукталмый. Көн саен кәнәгатьсезлек белдергән кешеләр күбәя генә.
Система беренче июльдә тулы көченә эшли башлады, әмма әлегә кадәр түләүләрне кабул итүдән баш тарта. “Кешеләр карта күтәреп тора, кондуктор түләүне карта белән кабул итүдән баш карта. Бу очракта нишләргә?” дигән сорау еш яңгырый, җавап биреп карыйк.
Әгәр терминал эшләми икән, нишләтәсең, димәк сез бушка барачаксыз
Картагызда акчагыз бар һәм ул чикләнмәгән икән, ләкин түләү узмый, барысында да терминал гаепле. Сез бу очракта бернишли дә алмыйсыз. Автобустагыларга моның белән килешергә туры киләчәк: сез бушлай барасыз. Кондуктор аргументларга каршы торса, теләсә нинди ысуллар белән түләргә яки автобустан куып чыгарырга тырышса, ул - хаклы түгел.
Әгәр мондый хәл булса, Казанның транспорт комитетына - 275-30-50 номеры буенча шалтыратыгыз.
Терминаллар кайчагында “бунтуют”
Күптән түгел казанлылардан бер тапкыр барган өчен терминал 279 сум акча алган иде. Барысы да гади генә хәл ителде. Бу массакүләм буталчык булган, шуңа күрә транспорт компаниясе акчаны шундук кире кайтарды.
Сез терминал белән бәхет елмаймаган бердәнбер кеше икән, сезгә ОАО «Транспорт карта»сы дигән җиргә кире кайтару өчен гариза язарга туры киләчәк.
Димәк, дуслар, дөнья булгач төрле хәлләр була. Шуңа күрә, русча әйтмешли,“На всякий случай” кесәгездә кәгазь акча йөртегез. Кондуктор килде, акчагызны бирдегез, бар кешедә кәнәгать.
Ибәтуллина Илүзә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз