Логотип Идель
Яңалыклар

"Автомобильне сатып...велосипед алам!"

Мэрия Казанда тормышны тагын да куркынычсызрак итәргә тели.

Мэрия Казанда тормышны тагын да куркынычсызрак итәргә тели.

Юлдагы хәрәкәткә бәйле программада пунктлар һәм бурычлар уранштырган. Шуларның берсе велосипедка күчүгә кагыла. Хәтта мэрия машина йөртүчеләрнең велосипедчыларны яратмавын таный.

Кайбер шәһәрләрдә велосипед – тулы кыйммәтле транспорт төре. Казан хакимияте бездә дә шулай булуын тели, әмма моны тиз генә эшләп булмаячак, чөнки кайбер проблемалар бар:

1. Артык интенсив автомобиль хәрәкәте;

2. Шоферлар велосипедчыларны яратмый.

3. Велоинфраструктура – бүлеп бирелгән юллар һәм парковка юк.

Шәһәр хакимияте боларның барысын да төзәтергә җыена һәм якты киләчәктә ничек буласын  уйлый. Әгәр казанлылар акрынлап автомобильдән баш тартса, юлларда куркынычсызрак булыр иде. Килешәсезме?!
Чыганак e-Kazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мэрия Казани мэрия города автомобиль

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев