-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Авыл ФАПларына интернет кертеләчәк
Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин 2021 елда авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына интернет керәчәген әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.
«Авыл җирлегендә күп кенә фельдшер-акушерлык пунктларына элемтә кермәгән. Бернинди телемедицина, бернинди электрон консультация, бернинди электрон чират юк аларда. Киләсе елда 802 социаль мөһим объектка җепселле-оптик элемтә линиясе тоташачак. Әлеге объектларның 80-90 проценты авыл фельдшер-акушерлык пунктлары булачак», — диде Айрат Хәйруллин.
2020 елда «Цифрлы икътисад» программасы буенча 613 социаль объект югары тизлекле интернетка тоташтырылган. Алар рәтендә янгын сүндерү бүлеге объектлары, җирле үзидарә органнары, Росгвардия, территориаль сайлау комиссияләре бар. Быел Татарстанда «Цифрлы икътисад» программасын гамәлгә ашыру вакытыннан алда төгәлләнгән.
«2019-2021 елларда 1913 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле Интернетка тоташтыру максатыннан федераль бюджеттан 1 млрд 100 млн сум акча каралган», — диде министр.
Фото: Илнар Төхбәтов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз