-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Авыл җирлеге җитәкчеләре машиналы булды
Chevrolet Niva автомобильләре ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе иң яхшы Казанда республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә тапшырды.
Татарстан Президенты шулай ук республика муниципалитетлары вәкилләренә яңа елда зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.
Тантанада җавап сүзе белән Бөгелмә районының Көнчыгыш авыл җирлеге башлыгы Лилия Исмәгыйлева чыгыш ясады. «Безнең эштә төп бурыч - шәһәрдә генә түгел, кечкенә авылларда да халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Республика программалары, милли проектлар, грантлар ярдәмендә без бу бурычны үти алабыз. Авыл җирлекләренә зур ярдәм күрсәтелә. Ел саен иң тырышларга автомобиль ачкычлары тапшырыла. Бу безнең өчен зур бәйрәм», - диде ул.
Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз