Логотип Идель
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык булмаячак

Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә.

Быел Татарстаныбызда авыл хуҗалыгы продукциясенә кытлык булмаячак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков: 

«Язның – суык, җәйнең – бик эссе килүенә карамастан, авыл хезмәтчәннәренең чәчү эшләренә әйбәт әзерләнүләре нәтиҗәсендә продукциягә кытлык көтелми», – дип белдерде. 

Республика кайбер азык-төлек буенча үзен 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә. 
Министр урынбасары сүзләренә караганда, үсемлек мае белән – 600 процентка, шикәр комы белән – 300 процентка тәэмин ителгәнбез. Бу – 20 ел дәвамында алып барылучы планлы эш нәтиҗәсе. Дөге һәм җиләк-җимештән кала, социаль әһәмиятле продукцияне үзебезгә тулысынча җитәрлек күләмдә җитештерәбез икән. Шулай ук Наил Залаков азык-төлеккә бәянең кискен артуы көтелмәвен  дә белдерде. Шуның белән беррәттән, сезонга бәйле рәвештә, кайбер азык-төлеккә бәя бераз үзгәрергә мөмкин. 

«Хәзер җәй, шуңа күрә яшелчәгә бәя төшә, тавык ите һәм йомырка бәясе кими, әмма сезонга бәйле рәвештә алар күтәрелергә дә мөмкин», – диде ул.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев