-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Авыл яшьләре конгрессы: Яшьләрне нәрсә борчый?
Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова форум вәкилләрен демография турында сөйләшергә өндәде. Бу хакта tatar-inform.tatar хәбәр итә.
Татьяна Ларионова яшьләргә үз сүзләрен әйтергә, яңа инициативалар кертергә тиеш булуларын да ассызыклады. Кайберләре закон дәрәҗәсендә каралачагын да белдерде. Унике илкүләм проект арасында ул "Демография" проектына аерым басым ясады. Беренчедән, бүгенге көндә авылларда балалар аз туу проблемасы бар. Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас районнарына рәхмәт, аларда балалар күп туа, ләкин Тукай, Менделеевск, Әлки, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында балалар туу күрсәткечләре кимегән. Шуңа күрә бу мәсьәләгә яшьләр игътибар итәргә кирәк дип саный ул.
Парламент җитәкчесе урынбасары, демография белән бәйле сорауларны күтәрүдә Әгерҗе, Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба районнары лидерлык позицияләренә ия булуын билгеләп узды.
Форумда Россиянең 50 төбәгеннән һәм 25 илдән авыл җирлегендә яшәүче 18-35 яшьтәге 250ләп кеше катнаша.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз