Логотип Идель
Яңалыклар

Авылда да рәхәтләнеп яшим!

Казанда данлыклы университетны тәмамлап, чит телләр белгечлеге буенча һөнәр үзләштергән булса да, барысын ташлап кемнәрдер тарафыннан «перспективасыз» дип тамга сугылган авылга кайтты ул…

Казанда данлыклы университетны тәмамлап, чит телләр белгечлеге буенча һөнәр үзләштергән булса да, барысын ташлап кемнәрдер тарафыннан «перспективасыз» дип тамга сугылган авылга кайтты ул…


Гаиләдә төпчек булгангамы, әллә шәһәрне өнәп бетермәгәнгәме, яшьтәшләре калага китеп төпләнсә дә, авылда калырга булды ул. Салада рәсми эшкә урнашып, акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм калу да куркытмады аны. Күп еллар элек корылган әти-әни нигезенең инде шактый таушалганлыгы да киртә булмады. Үз көнен үзе күреп, тырышып эшләде егетебез. Ә берзаман башкаладан матур һәм уңган кыз алып кайтты да, менә дигән гаилә корып җибәрде, шәһәрдә яшәүчеләрдән дә күбрәк акча эшли башлады…

Бу өзек матур бер хыялый, хәтта ки утопик хикәягә охшап тора, шулаймы? Бүгенге заманда җиргә сеңеп беткән туган нигез генә япь-яшь егетне каладан тартып кала аламы инде? Ә Казан кадәр Казаннан чибәркәйләрнең авылга кайтуы бөтенләй мөмкин түгел хәл бит! Хуҗалыгы таркалып та, аның урынына бер рәтле инвестор килмәгән элеккеге колхозда эш булмаячагы көн кебек ачык, югыйсә. Балалар бакчасы белән мәктәптә дә кадрларга кытлык юк дияргә була. Шулар өстенә, егетнең инде картаеп барган әти-әниләрен караргамы? Кемгә хаҗәт! Булмый торган хәл!

…Буйдаклар йөри картаеп, өйләнергә кеше юк.
Кыз шәһәрдән кияү эзли, авылларда эше юк!

Шулай да бар андый хәлләр! Иманым камил: Татарстанның кайсы гына районына барып чыксаң да, авылын ташламаган ир-егетләрне дә, алар белән бергә гомер кичергән, сала тормышын кире какмаган чибәр, акыллы, уңган гүзәл затларны да табарга мөмкин. Сирәгрәк булса да…

Югарыда аталган егетебез Фәрит эре шәһәрләрдән генә түгел, хәтта район үзәгеннән дә шактый еракта урнашкан кечкенә генә бер авылда көн күреп ята. Әти-әнисенең нигезендә яши. Йортына газ уздырылса да, суны урамнан чиләкләп ташыйсы һәм шулай ук чыгарып түгәсе. Бабасы заманыннан калган бүрәнәләр арасындагы мүк юкарып беткәнгәдер инде, кышларын идән салкын. Урта якта хәтта мич тә сүтелмичә калган. Мунча – каралты-кура артында, өйгә терәлеп салынмаган, кул-аякларны өшетеп, берничә метр атлыйсы бар.

КУНАККА ТҮГЕЛ, ГОМЕР ИТӘРГӘ

Кемдер авылдагы мондый йортларда карчыклар гына яши, дияр. Юк шул! Моннан дүрт ел элек бу нигезгә килен төшерделәр. Егерме ике яшен тутырып килүче шәһәр кызы Рузия аяк атлады шул йортка. Кунакка түгел, ә гомер итәргә! Казанда данлыклы университетны тәмамлап, чит телләр белгечлеге буенча һөнәр үзләштергән булса да, барысын ташлап кемнәрдер тарафыннан «перспективасыз» дип тамга сугылган авылга кайтты ул. Килде димим, кайтты! Әйтелгәнчә, бүген инде алар гөрләтеп гомер кичерә.

Яшьләр бакча артында зур гына теплица корды. Башта кыяр, помидор үстерделәр. Иске генә «каблук»ка төяп, район үзәкләренә, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренә илтеп саттылар. Кавказ якларыннан килеп, бездә үзләрен хуҗаларча тоткан ир-егетләр дә алар белән элемтәгә керде. Ләкин сәүдәнең бу өлкәсендә көндәшлек зур икән. Сәүдә үзәкләре дә «импорт»ка өстенлек бирә, халыкның да үзебездә җитештерелгән «сеп-свежи» яшелчәгә артык исе китми.

Фәрит белән Рузия уйладылар да, «квалификацияләрен күтәреп», махсус китаплар укыгач, бакчада башка төр продукция җитештерергә булдылар. Теплицага газ үткәрелде, махсус җылыткычлар куелды, һәм менә сиңа мә – үзебездә дә ел әйләнәсендә яшел суган үстереп була икән бит! Аны әлегә көпчәкләре коелмаган («йөри бит әле» дия иде хуҗасы) шул ук «каблук»ка тутырып, гадәтләнгән маршрутлар буенча күпләп сата башладылар. Суганнарны бергәләп утырталар, икәүләп яшелен кисәләр, шуннан сала егете аны шәһәргә алып китә, ә шәһәр кызы авыл бакчасына чираттагы суган «орлык»ларын утыртып чыга. Бер-ике атнадан әлеге эш янә кабатлана. Суган түтәлләре белән бергә, теплица да зурая. «Каблук»ны да «Газель» алмаштыра.

Бигрәк тә яз көне, җәй башларында помидорга ихтыяҗ булуын аңлаган Фәрит анысын да ташламый. Сабан туйларында күпләп помидор да сата башлыйлар. Ләкин егет белән кыз бакчачылык белән генә шөгыльләнми. Алар ел саен йөзләгән баш каз үстерә. Сәүдә нокталарын эзләп артык изаланмыйлар: шәһәрдәге туганнары, дуслары «клиент»ларны мизгел эчендә табып бирә. Яңа ел, Раштуаларга кошкайлары инде канатланган була… Каклаган казларның икеләтә кыйммәткә төшкәнлеген истә тотканда, Фәрит белән Рузиянең якынча күпме акча эшләвен чамаларга мөмкин.

 Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА

Вәсилә Шәмсевәли

Азагын укыйсызыз килсә, бу язмага лайк куярга онытмагыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев