Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1890
      0
      6

    Авылда хезмәт хакы артырмы?

    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына авылда хезмәт хакы дәрәҗәсен контрольгә алырга кушты. Шулай ук авыл хезмәтчәннәренә лаеклы хезмәт хакын тәэмин итүгә игътибар итүен әйтте.

    Хәзер Рөстәм Миңнехановның районнарга эшлекле визитлары сериясе башланды. Ул Кукмара һәм Балтач районнарында булып, социаль объектларны һәм яңа производстволарны карады инде.

    Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова йомгаклау коллегиясе барышында ведомство авыл хуҗалыгында хезмәт хакы дәрәҗәсен борчый, дип белдерде. Бу тармакта уртача хезмәт хакы 23,5 мең сум тәшкил итә.

    Татарстанның элеккеге авыл хуҗалыгы министры, хәзер Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов шулай ук тармакта тиешенчә хезмәт хакы түләмәүгә игътибар итте. "Аена 22,8 мең сум хезмәт хакы булганда, икътисад буенча уртача 34 мең булганда, авылда хезмәт дәрәҗәсен арттыру мөмкин түгел диярлек. Ә айга 19 мең хезмәткәрне тотып та булмый", - диде ул.

    inkazan.ru

    Фотолар: tatar-inform.tatar һәм pixabay.com

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу