-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Авылда яшьләргә торак кирәкме? Әлбәттә!

ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл җирлегендә торучылар өчен махсус программа кирәклеген әйтте. Бу мәсьәләне ул Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында күтәрде.
"Татарстанда дәүләт программасы кысаларында ел саен 600 ләп гаилә торак белән тәэмин ителә. Бу гына җитми", - диде һәм моның иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе булуын әйтте.
"Әгәр без яшьләрне авылда тотып калырга телибез икән, торак программасын карарга кирәк. Бу мәсьәләне мин Татарстан Президентына да әйттем. Шәһәрләрдә һәм авыллада торак төзелеше буенча бик җитди тигезсезлек. Без республиканың Дәүләт торак фонды ресурсларын нәтиҗәлерәк кулланырга тәкъдим итәбез", - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Ул журналистларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бу сорау буенча Дәүләт торак фондына һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына күрсәтмә биргәнен әйтте. "Яшьләр авылларда калсын өчен, торак төзелешен икеләтә, өчләтә арттырырга мөмкинлек бирүче ярдәмгә ышанабыз", - диде министр.
Марат Әхмәтов беренчел взнос өчен субсидияләр, авыл халкының хезмәт хакы да исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз