-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
Авыру бала атна буе әнисе мәете янында яшәгән
Удмуртиянең бер шәһәрендә, фатирда ике кеше мәете табылган. ДЦП һәм эпилепсиядән интегүче 13 яшьлек улы әнисенең мәете белән бер атна яшәгәнән соң, үзе дә вафат булган. Ярдәм артык соң килеп җиткән.
Авыру бала өйдә укыган. Ана һәм баланың юкка чыгуын өйгә килеп йөрүче укытучылары ачыклаган. Озак шакыганнан соң, ишекне ачучы һәм телефонны алучы булмагач, полиция хезмәтенә шалтыратканнар. Тегеләр ишекне каерып ачкач, әниле-уллы мәетләргә тап булган.
Анасы авыру баласын ялгыз тәрбияләгән, үзе дә авыру булган. Җирле матбугат хезмәтләре аны хроник авырудан үлүен әйтә. Йөри алмаган баланың ярдәм сорап кычкыруына күршеләре игътибар бирмәгәннәр. Бала арбасында килеш кухняга кергән, су эчәргә дип кранны ачкан һәм егылып китеп, аңын җуйган. Аңына кабаттан кайтмаган.
Әлеге хәлгә карата җинаять эше кузгатылды.
Чыганак: rg.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз