-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Айдар Галимов: “Ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве хатыннан тора”
"Артистмы ул, шофермы — ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве күбрәк хатыннан тора. Иреңнең читкә йөрмәвенә үзеңнең яхшылыгың, назың, сафлыгың, кешелеклелегең, сексуальлегең белән генә ирешеп була. Соңгысы хәтта гаилә тормышында төп рольне уйный дип әйтсәк тә була", - дигән иде ул бер әңгәмәсендә.
— Мәхәббәт ул — җан белән җан арасындагы аңлатып булмый торган тойгы, аңа дөрес аңлатманы тик Ходай Тәгалә үзе генә бирә аладыр. Мин Зиләгә көннән-көн гашыйк була барам. Ул җыр-моңга сәләтле, кешелекле, мәдәниятле, укымышлы, тарихны яхшы белә. Әнә шул сыйфатлар да бик күп йогынты ясый. Иҗат кешесенә гаиләне булдыру һәм саклап калу җиңел түгел. Бигрәк тә иҗат кешесенең — безнең кебек өйгә кайтып кермәгән ирләр гаиләсендә.
Беркөнне Фидан абый Гафаров турында тапшыру карадым. Фидан абый янында хатыны Фәридә апаның барлыгын ишетеп белә идем, күргәнем юк иде. Аның нинди акыллы, зирәк хатын икәнен аңлау өчен бер җөмләсе җитте. «Фидан бит ул - халыкныкы. Ул — зур кеше, талантлы шәхес. Талантлы кеше, иҗат кешесе исә азат булырга тиеш», — диде.
Зиләдәге сабырлыкка, ихтыяр көченә сокланам. Балаларны ул үстерде. Иң мөһиме - ул әти абруен читкә куймады. Балалар да мәхәббәт өсти. Гаиләдә күп нәрсә ир-егеттән тора. Ләкин балалар тәрбияләүдә төп рольне хатын-кыз уйный. Гастрольләрдә йөреп, балалар үскәнен күрми дә калдым. Кызларымның, бигрәк тә өлкән кызымның, үскәнен бөтенләй күрмәдем. Хәзер улым янында күбрәк булырга тырышам.
Оныгыбыз Сафия тугач, кабат яшьлеккә кайткан кебек булдык. Баланың баласы балдан татлы, дип әйтәләр бит. Хәзер нигә шулай әйткәннәренә төшендем инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз