Логотип Идель
Яңалыклар

Айдар Галимов күршеләрендә янгын чыгарган

Айдар Галимов “ТМТВ” каналында чыга торган “Сер булып калсын” тапшыруы өчен интервью биргән. Бик кызыклы интервью килеп чыккан. Җырчы тормышыннан бер вакыйга турында сөйләгән.

Айдар Галимов “ТМТВ” каналында чыга торган “Сер булып калсын” тапшыруы өчен интервью биргән. Бик кызыклы интервью килеп чыккан. Җырчы тормышыннан бер вакыйга турында сөйләгән. Балачакта җәйге эсседә Айдар Галимов күрше малае белән аларның абзарларына кереп, шырпы сызган. Каралты-кура көлгә әйләнгән. 6-7 яшьлек ике баланы хәтта район үзәгенә допроска алып барганнар. Аннары “Кызың таң” газетасына Галимов Айдар белән Тимербулатов Рәдиф ут белән уйнап, янгын чыгардылар дип язып чыкканнар.    "Дан китте. Ә иң кыены әнинең “И, улым, шулкадәр йөземә кызыллык китердең бит” дип әйтүе булды. Гомер буе әнидән шул сүзне янә ишетмәс өчен тырышып яшәдем", дип искә ала популяр җырчы.

matbugat.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев