-
«ТӘРТИП» РАДИОСЫ КУШЫМТАСЫНДА ПОДКАСТЛАР ТЫҢЛАП БУЛА Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте.
-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
Айларның хәзерге һәм борынгы татар атамалары
Борынгы төркиләр атна һәм ай исәбен айга карап түгел, кояшка карап билгеләгәннәре билгеле. Айларны дөрес билгеләү, вактны айларга бүлү терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнергә ярдәм иткән. Бәләкәй чактан татарча атна атамаларын истә калдыра алмый азапланам. Фарсыдан кергән чәршәмбе белән пәнҗешәмбенең урынын алыштырып берничә мәртәбә кызык хәлдә калган дә булды. Татар халкының да үзенең ай һәм атна атамалары булган. Минемчә хәзергесенә караганда истә калдыру да җиңелрәк.
Төркиләрнең елы яздан башланган.
Айларның хәзерге һәм борынгы татар атамалары
Март — Яңарыш
Апрель — Сабан
Май — Черешмә
Июнь — Печән
Июль — Урак
Август — Ындыр
Сентябрь — Билек
Октябрь — Каракөз
Ноябрь — Керәү
Декабрь — Кырлач
Гыйнвар — Акман
Февраль — Бушай
Атна көннәре:
Дүшәмбе — Туган
Сишәмбе — Атлаган
Чәршәмбе — Камкөн
Пәнҗешәмбе — Атнакич
Җомга — Җыенкөн (Җомга)
Шимбә — Атнарты
Якшәмбе — Базар
Бу ай һәм атна атамаларың кайберәрен булса да күпчелек татарларның ишеткәне бар. Ләкин бик аз кеше барлык атна һәм ай атамалырын белә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз