-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Айрат Ибраһим вафат

Бүген Ульяновск вакыты белән 13.00 сәгатьтә татар журналисты,1988 елда СССРда беренче милли татар оешмасы теркәгән Айрат Ибраһим вафат булган. Бу хакта "Өмет" газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр итте.
"Бөтен гомерен милләткә багышлаган кеше, бик күп китаплар авторы. 1988 елда ул СССРда беренче «Туган тел» дип аталган татар милли оешмасына нигез салды һәм дәүләт оешмаларында теркәтте. Соңгы елларда бердәнбер кызы Ләйлә белән кияве Гадел тәрбиясендә яшәде. Соңгы сулышына кадәр диярлек милләткә хезмәт итте", - диде Исхак Хәлимов.
Айрат Ибраһим иртәгә Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында җирләнә. Исхак Хәлимов әйтүенчә, аның хатыны Әминә шушы авылдан. Ул җиде ел элек вафат булган.
Ул 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Танк училищесын тәмамлаган, Владивостокта яшәгән, аннары хатыны ягына - Ульяновскка күченеп кайткан.
Айрат Ибраһимның җитәкчелегендә "Туган тел", "Өмет" газеталары булдырыла, ул Ульяновск татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендә татар тапшыруларын булдыруга ирешә. 1990-1996 елларда "Өмет" газетасында, соңрак "Азатлык" радиосында эшли.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184807/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз