Яңалык/Эксклюзив
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Айрат Сәмигуллин - Илмир Төхвәтуллин көрәше
Актанышта Айрат Сәмигуллинның көрәшен көткән идек. Оренбург егете, бүгенге көндә Әлмәт командасы өчен көрәшә.
Шунысы да игътибарга лаек, Оренбургтан булса да, Айрат тегендә-монда йөгереп йөрмәде, баштан ук үзен Әлмәт командасы вәкиле итеп танытты. Әнә, Зәйдә узган ярышларда да ул үз туган ягы өчен көрәшергә тиеш булгандыр, бәлки. Төбәкләрдә көрәш үсә дип тә әйтеп булыр иде аннан. Ә ул нефтьчеләр төбәге өчен бил алышты.
Актанышта ул Илмир Төхвәтуллинга оттырды. Сүз дә юк, Илмиргә әлегә көндәшләр бик юк.
Карыйбыз видеоны:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз